Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ирле-хатынлы парга пычак белән һөҗүм иткән ир-ат 15 ел катгый режимлы колониягә хөкем ителде

Фаҗига узган елның август азагында булган иде.

Исерек 35 яшьлек ир өйдәш хатыны белән әрләшә, ә аннан соң хатын чыгып китә. Ир үзе белән пычак алып, аны эзләргә чыга.

Коралланган ир, ишегалдында этләрен урамда йөртүче ирле-хатынлы парны очрата. Ул алар янына килә һәм 31 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак кадый, ә аннары кача. Зыян күрүче хастаханәдә үлә.

Берничә минуттан соң җинаятьчене тоткарлыйлар.

Суд аңа 15 елга катгый режим карары чыгара, шулай ук зыян күрүчеләргә 1,5 млн сум түләргә мәҗбүр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев