Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә инвалидларның иҗтимагый оешмаларына һәм авыру балалы гаиләләргә ярдәм итү турында социаль мәсьәләләр буенча "түгәрәк өстәл" үткәрелде

Очрашу инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылды.

Анда район башкарма комитеты хезмәткәрләре, социаль яклау хезмәткәрләре, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналар берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Сәламәтлеге чикле булган кешеләрне эшкә урнаштыру мөмкинлеге, аларны реабилитацияләүнең техник чаралары, протез-ортопедик эшләнмәләр һәм шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү, инвалид балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүнең "Аерым балачак, аерым якын килү" проектын тормышка ашыру, авыру балалары булган гаиләләр өчен яңа ел чараларын үткәрү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук, очрашу барышында ведомство белгечләре җавап биргән шәхси сораулар буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев