Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә инвалид ир авылдашын кыйнап үтергән

Аракылы мәҗлесләрнең ахыры хәерле бетмәве турында һаман язып торабыз.

Хәмер нәтиҗәсендә йорт-җирсез калучылар да, янып үлүчеләр дә булды. Яшел Үзән районының Бәчек авылында булган вакыйга исә аеруча да тетрәндерерлек. 30 октябрьгә каршы төндә 49 яшьлек Ильяс Садриев авылдашы Равил Гафиятуллинны кыйнап үтерә. Ничек диген әле, таяк белән!

- Ильяс - ишле гаиләдә, ун бала арасында үсте, - дип сүз башлады Югары Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин. - Анадан ала да, кола да туа, диләр бит. Арада берсе - Ильяс сәламәтлеккә туймады. Хәер, ул аның тумыштан булган авыруы түгел. 3-4 яшьлек чагында ташка егыла ул. Бу хакта берәүгә дә әйтми. Соңрак исә сул ягы хәрәкәтләнми башлый. Шулай итеп, аңа икенче төркем инвалидлык бирделәр. Физик яктан гариплек психик тайпылышка да китергән, күрәсең. Карап торышка сәламәт кебек булса да, күзләре дөрес түгел иде.

Равил исә - балалар йортыннан тәрбиягә алынган. Үз сабыйларын сөю бәхетеннән мәхрүм булган абый белән апа, аны алып кайтып, әти-әни назы бүләк итә. Җитеш тормышта яшиләр. Өйләнә. Бер кызы белән улы бар. Хатыны дүрт ел элек вафат була. Кызы да, улы да Казанда гомер итәләр. Кызы кияүдә.

Ильяс Садриев, башка туганнары таралып беткәч, әнисенә терәк булып, туган нигез сагында кала. Әби-карчык исән вакытта бу йорт бусагасыннан аракы атлап керми. Ильяс та йорт тирәсендә кайнаша, мал-туар асрый. Әле бүген дә аның бер бозавы бар икән. Әмма әнисе вафат булгач, ир хәмер белән дуслаша. Эткә сөяк табыла, диләр бит. Газиз кешесен югалту кайгысын бүлешүче дуслар, тора-бара бу өйдә еш кунак булалар. Шулай итеп, Ильяс әфәнде тормышның төбенә тәгәри...

Равил абый да хатынын югалту ачысын аракы белән баса. Әнә шул уртак кайгы берләштерә ирләрне. Садриевлар йорты әкренләп сәрхушләрнең җыелу ноктасына әйләнә.

- Ильясның әтисе алдынгы комбайнчы иде, орден-медальләр белән бүләкләнде. Аңа алмашка исә Равил өлгереп җитеп, кул арасына керә башлады. Соңрак исә кыр корабында аның кебек үрнәк нәтиҗәләргә ирешүче булмады. Тимер телен белә иде ул. Кулы һәр эшкә ятты. Колхозлар таралгач, авылда эш бетте. Тайгак юлга кереп китәргә шул да йогынты ясады бугай. Киләсе елга пенсиягә чыгарга тиеш иде, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Фаҗига буласы көнне дә бергә бәйрәм итә алар.

- Якшәмбе көнне иртән Ильяс өйгә килде, - дип дәвам итә Наил Гатауллин. - "Анда Равил үлеп ята", - диде. Бардым. Бу вакытта әле ул үзенең гаебен яшерде. Равил абый, өйгә керә торган баскыч алдында, кан эчендә ята иде. Полиция чакырдым. Менә ул аларга үз гаебен таныган. Ильяс Равилне башында тимер булган таяк белән кыйнаган. Равилнең башында, аркасында яра эзләре. Аягына да шактый зыян килгән. Суд-медицина экспертизасы язуында: "Травматик шок, күпсанлы җәрәхәтләр" дип язылган иде.

Бүгенге көндә Ильяс Садриев сак астына алынган, тикшерү эшләре бара.

- Авылда мондый хәлнең булганы юк иде, - ди Наил әфәнде. - Барысына да аракы гаепле. Бездә дә денатурат сатучы бар, яшермим. Әмма хәзер җаваплылыкка тарта алмыйбыз, закон кушмый. Аннан соң эчемлекне дә махсус клиентларына гына бирә. Тегеләре шалтыратып алдан хәбәр итә. Чит кешене кертеп, кайнар эздән тотып булмый, акыллы эшлиләр. 70 яшьлек бабайларның шуны эчеп агуланып үлү очраклары да булды юкса. Һәр авыл саен бардыр инде алар. Денатурат бит ул аракы түгел, җүләрләндерә. Инвалид кешегә бу инде чүп өстенә чүмәлә булган, күрәсең. Бер кызып киткәч, кире торып, мине кыйнамасын дип, үтергәнче кыйнаган...

intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев