Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә "Иминлек - иң мөһиме" акциясе бара

9 февральдә Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге тарафыннан «Иминлек - иң мөһиме!» рейд-акциясе уздырылды.

Әлеге чара кысаларында инспекторлар Заикин урамы юл участогында автомобильләрне туктаттылар, машина йөртүчеләрне юлларда, бигрәк тә катлаулы һава шартларында игътибарлы һәм сак булырга, тизлек режимын сакларга, каршы як полосага чыкмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр. Шулай ук юл-транспорт имгәнүләренең торышы, балаларны йөртү кагыйдәләре, яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында мәгълүмат бирелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искә төшерелде. Һәр машина йөртүчегә белешмәлекләр, блокнотлар һәм яктылыкны кайтаручы жилетлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев