Яшел Үзән районында 9ыннан 12 июньгә кадәр Зөя елгасы акваториясендә "Яңарыш кубогы" җилкәнле спорт буенча ачык бөтенроссия ярышлары узачак.
Ул ТР президенты киңәшчесе М.Ш.Шәймиев кул астында уза. Катнашу өчен заявкаларны Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Алабуга командалары биргән. 8дән 16 яшькә кадәр 70 ләп кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге ярышка А.М.Горький исемендәге завод та ярдәм күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев