Яшел Үзәндә ике балыкчы батып үлгән
Кичә, Зөя елгасында Исаково күпере янында боз астына китеп, 2 балыкчы батып үлгән. Күргән кешеләр сүзләренә караганда, алар яр буеннан 50-60 метрда балык тотканнар. Өйгә кайтырга җыенганда гына аяк астында боз ярылып, икесе дә боз астына китә. Фаҗига булган урында Казан водолазлары 7 метр тирәнлектән балыкчыларның гәүдәләрен тапканнар. Алар икесе...
Кичә, Зөя елгасында Исаково күпере янында боз астына китеп, 2 балыкчы батып үлгән. Күргән кешеләр сүзләренә караганда, алар яр буеннан 50-60 метрда балык тотканнар. Өйгә кайтырга җыенганда гына аяк астында боз ярылып, икесе дә боз астына китә. Фаҗига булган урында Казан водолазлары 7 метр тирәнлектән балыкчыларның гәүдәләрен тапканнар. Алар икесе дә Яшел Үзәннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев