Яшел Үзәндә " Игътибар, балалар!» рейды узды
Яшел Үзән районы ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны ташу кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләрне тикшерде.
Иртән иртүк «Кораблик» балалар бакчасы янында тәртип сакчылары «Сак булыгыз, балалар!» профилактик чарасы кысаларында тематик рейд оештырды.
Берничә сәгать эчендә барлыгы 8 тәртип бозу очрагы ачыкланды: ике ата-ана балаларны махсус утыргычлардан башка йөртә, бишесе куркынычсызлык каешын кулланмаган, тагын бер шофер страховка вакытын озайтырга «оныткан». Барлык кагыйдә бозучыларның сәбәбе копирка астыннан чыккан кебек: “Монда, якын гына бит, барасың да җитәсең. Башка алай эшләмәм”. Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре вәгъдәләргә ышанмый һәм алган белемнәрен ныгыту өчен беркетмәләр төзи.
- Шуны истә тотарга кирәк, юл - зур куркыныч урыны, ә машинада бала булса, икеләтә уяу булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска кирәк. Республикада нәкъ менә балалар кәнәфиенең, юл-транспорт һәлакәте очрагында, кечкенә пассажирларның гомерен саклап калган очраклар күп. Бу кагыйдәгә игътибар итмәү, димәк, үз балаңны куркыныч астына үз кулларың белән кую, - ди Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ башлыгы Рамил Идиятуллин.
«Сак булыгыз, балалар» профилактик чарасы Татарстан Республикасы территориясендә 17 майдан 3 июньгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев