15майдан алып 5 июньгә кадәр Яшел Үзәндә «Игътибар - балалар!» операциясе баруы турында инде хәбәр иткән идек. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу уңайдан төрле чаралар уздыра.
Бу исемдәге операция, әлбәттә инде, балалар бакчасы тирәсендә бара. Шундыйларның берсе 16 майда иртәнге 7дә Бакый Урманче урамында һәм Осиново бистәсенең Гайсин урамында була. ЮХИДИ хезмәткәрләре сәгать ярым эшләү дәверендә 70 әти-әнинең балаларын бакчага машинага ни рәвешле утыртып килүен тикшерә. Шушы 70 кешенең 28е административ җаваплылыкка тартыла. Жидесе автомобильләрен тиешле итеп страховать итмәгән була. Экономияләргә теләгән булганнар, күрәсең, әмма ул 800 сум күләмендәге штрафка әйләнә. Бер автомобиль хуҗасы тәрәзәсен тонировкалаган була. Аңа да 500 күләмендә штраф салына, кара пленкасы да шунда ук юкка чыгартыла. Ә «ВАЗ-21070» хуҗасын ЮХИДИ хезмәткәрләре вакытлыча тоту камерасына алып килеп яба, чөнки закон билгеләгән срокта штрафын түләмәгән була. Судья аны 3 тәүлеккә тоткарлау турында карар чыгара. Ә штрафын түләмәгән 26 яшьлек автомобиль хуҗасына 30 тәүлек мәҗбүри эш билгеләнә.
Биш әти-әни бакчага кәттә генә машинада йөрәк җимешен килсә дә, баласының иминлеге турында онытып җибәрә. Бала салонда махсус кәнәфиләрдә утырып килсә дә, куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була. Ә бит мондый битарафлык өчен 1000 сум штраф яный. Кайбер әтиләр күз карасын бөтенләй махсус кәнәфидә түгел, өлкәннәр кәнәфиенә утыртып килә. Мондыйларга 3000 сум штраф яный. Бу көнне андыйларның саны бишәү була.
Рамил Идиятуллин, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе:
- Кызганычка, автомобиль хуҗалары үзләренең куркынычсызлыгына да, пассажирларының иминлегенә дә әһәмият бирмиләр. Күбесе беркайчан да авариягә очрамам дип уйлый, ә куркынычсызлык каешына «автомобильнең бер детале» итеп кенә карый. Һәм болай җиңелчә уйлау фаҗигагә китерүен аңламый.
Надия Галимҗанова.
Нет комментариев