Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә “ Иң төзек йорт” конкурсы булды

Район башлыгы призына "Яшел Үзән" газетасы оештырган "Иң төзек йорт" бәйгесе бик җанлы узды.

Җәй дәвамында барган бу бәйгегә нәтиҗә дә Шәһәр көнендә ясалды һәм һәр катнашучыны Александр Тыгин үзе тәбрикләде.

Авылларыбызны ямьләндерү, капка төпләрен ял итү урынына әверелдерү, авылдашларыңа гүзәллек бүләк итү максатыннан оештырылган бу бәйге өч ай дәвамында барды һәм аның шартлары да бик гади иде. Капка төбен фотога төшереп, июнь, июль, август айларында редакциягә юлларга һәм һәрберсендә уңай якка үзгәреш, үсеш булырга тиеш иде. Ягъни бәйгедә катнашучының бер урында гына тапталмыйча, фантазиясен эшкә җигүе төп максат итеп куелды. Ә инде матурлыкка гашыйк райондашларыбыз, шөкер, бар. Мәсәлән, Мамадыш-Әкил авылыннан Шакировлар гаиләсен генә алыйк. Алар бик тә сабыйлар яратканга капка төбенә балаларга уйнар өчен мәйданчык ясап куйган. Ә Кече Шырданнан Гыйльфановлар йорты яныннан узып китүчеләр битараф кала алмый. Бары тик кайдан килә шуның кадәр бай фантазия дип гаҗәпләнәсең. Бу матурлыкны үз күзләрең белән күрергә кирәк.Тик шулай да ел саен район башлыгы авыл халкының тырышлыгын, авыр хезмәтен югары бәяләсә дә, бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр саны аз. Чәчәкләр үстереп, гүзәллек тудырырга яратучылар бу конкурста катнашучылар белән генә чикләнмәвен яхшы беләбез. Монда бит таш күтәрәсе дә, төшерәсе дә юк, бары кулга фотооаппарат алып, хәзер барчабызда телефоннар да заманча, сүрәтләрне редакциягә юлларга гына кирәк иде. Һәм менә без әйткәннәрне үтәүчеләр оттырмады. "Иң төзек йорт" конкурсының "Иң оригиналь чәчәкле ишегалды" номинациясендә җиңүчеләргә - 5 мең, газета сайтында иң күп тавыш җыючыларга - "Березка" кибетенә 7 мең сумга сертификат бирелде. Районның баш архитекторы Юрий Герасимов билегеләп үткәнчә, беренче өч урынга түбәнәдәге катнашучыларыбыз чыкты. Карашәмнән III урын алган Хәмидуллиннар гаиләсе 10000 (?) сумлык, Мамадыш Әкилдән II урынга лаек булган Шакировлар гаиләсе 20000 сумлык, ә Кече Шырданнан I урынга чыккан Гыйльфановлар гаиләсе 40000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!! Һәм барча катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә оештырылган бәйгеләрдә читтә калмагыз, җәмәгать! Бүләкләре сезнең күзләрне генә түгел, ә безнекен дә кызыктырырлык.

АЛИЯ ГАЯЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев