Яшел Үзәндә хәрби морякларга һәйкәл куелачак
Шәһәр көненә шәһәр күле тирәсе үзгәрергә тиеш. Биредә хәрби морякларга һәйкәл пәйда булачак.
- Бер һәйкәлнең ике күчерелмәсе ясалып, берсе - Яшел Үзәндә күл буена , ә икенчесе - тугандаш шәһәр Кронштадтта урнаштырылачак, - дип сөйли шәһәрнең баш архитекторы Юрий Герасимов. - Бу безнең шәһәрләр арасындагы тыгыз бәйләнешне символлаштырып торачак. Ул, күлнең Ленин урамы ягындагы ярында барлыкка киләчәк яңа Хәрби-диңгез флоты мәйданының төп истәлекле урыны булачак.
Бу турыда тулырак "Яшел Үзән" газетасының узган чәршәмбе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев