Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә футбол буенча ТР Суперкубогы уйнатылды

24 апрельдә Яшел Үзәндә Россия футбол берлеге тарафыннан үткәрелә торган «Россия-футбол иле» смотр – конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Үзләренең лаеклы – РФС дипломнары һәм истәлекле бүләкләрен - «Спарта» ФК, Казан шәһәре («массакүләм футболны үстерү өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясе), Казан шәһәре Вахитов районы МШОРЫ, VAKHITOVSKY CUP футбол фестивале («хатын-кызлар арасында массакүләм футболны үстерү өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясе), футбол буенча ачык һәвәскәрләр лигасы («иң яхшы һәвәскәрләр лигасы» номинациясе) һәм «Гроза» ФК («массакүләм футболны үстерү өлкәсендә иң яхшы һәвәскәрләр клубы (команда)»номинациясе) вәкилләре алды.

Бүләкләү Виктор Колотов исемендәге «Комсомолец» стадионында, меңнән артык тамашачы катнашында, Татарстан Республикасы Суперкубогы өчен матч башланыр алдыннан узды. Тантананы Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Гусев һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин үткәрде.

Аннары ТР җәйге футбол сезонын ачу матчы узды. Анда Казанның «Смена» ФК һәм Яшел Үзәннең «Авангард» 3нче спорт мәктәбе очрашты, алар арасында Татарстан Суперкубогы уйнатылды. Төп вакытта командалар тигез исәпкә уйнады, җиңүчене бары тик өстәмә таймнарда гына ачыкладылар. Матч нәтиҗәләре - Казан командасы файдасына 3:1.
Шулай ук, уен алдыннан стадионда күңел ачу программасы оештырылды.

Татарстанда җәйге футбол сезоны, гадәттәгечә, Суперкубок өчен матч белән ачыла, анда узган сезонда республика чемпионаты җиңүчесе һәм ТР Кубогы иясе очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев