Яшел Үзәндә "Бөтендөнья сабыйлар көне" уңаеннан ЯҮМР беренчелегенә фигуралы шуу буенча ачык турнир узачак.
Фигуристлар ярышы 19-20 ноябрьдә "Ледокол" спорткомплексында үтәчәк. Яшел Үзән районы ачык турниры 2011 елдан бирле уза һәм ул безнең республикада гына түгел, ә Россия Федерациясенең күп кенә регионнарында да билгеле. 200 катнашучы Татарстан, Чуашия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан һәм башка өлкәләрдән чакырулы. Турнирда 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге малай-кызлар катнаша ала. Ярыш 19 ноябрьдә 11дән 22 сәгатькә кадәр, 20 ноябьдә 8дән 16.30 сәгатькә кадәр булачак. Карарга теләүчеләр рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев