Яшәеш
Яшел Үзәндә эшкуарлар өчен семинар ачыла
Мондый семинарлар республикада 2015 елдан оештырыла, быел алар чиратлашып, һәр муниципаль районда үткәрелә.
Татарстан Икътисад министрлыгы оештырган "Бизнес десант" белем бирү проектының икенче сезоны башланды. 12 декабрь 11:00 сәгатьтә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Горький исемендәге Мәдәният үзәгендә район эшкуарлары белән очрашу узачак, дип хәбәр итә Татар-информ zpravda.ru сайтына сылтама белән.
Эшкуарларга дәүләт ярдәменнән файдаланырга өйрәтү, уңышлы эшчәнлек өчен тәҗрибә уртаклашу максатыннан белгечләр җәлеп итеп, мондый семинарлар республикада 2015 елдан оештырыла. Үткән ел анда 5 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Быел семинарлар чиратлашып, һәр муниципаль районда үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев