Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә елның меңенче сабые аваз салды

Гаилә өчен сабый туу һәрвакыт иң шатлыклы вакыйга булып тора. Ул көнне көтеп алалар, аңа ныклап әзерләнәләр, бала тудыру йортыннан чәчәк бәйләмнәре тотып каршы алалар.

Кыскасы, ул гомергә истә калырлык гаилә бәйрәменә әйләнә.
Бәби туу шатлык-куанычлар белән бергә, олы мәшәкатьләр тудырса да, алар күңелле борчулар. Ә инде дөньяга килүгә үк районга танылу – монысы тагын да күңелле.

Дүшәмбе көнне Яшел Үзән бала тудыру йортыннан 2021 елда бер меңенче булып туган сабыйны бик хөрмәтләп, олылап, яратып өенә озаттылар. Шулай итеп, Яшел Үзәндә яшәүче Александра һәм Сергей Семеновлар гаиләсе Яңа елга тулыланып, баеп керә. Бу кыз бала 16 декабрьдә туган һәм шунда ук тарихка кергән. «Меңенче» исеме астында дөньяга аваз салган бу сабыйга киләчәктә дә кояш гел шулай елмаеп кына торсын. Өстәвенә, бу кыз бала көтелгән дә әле. Семеновларның алдагы ике баласы – малайлар. ул абыйларына да бик кадерле сеңелкәш булачак.
Меңенче сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алырга күп санлы туганнарыннан тыш, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та килде.

– Сезне чын йөрәктән шатлыклы көнегез – өченче балагыз туу белән тәбрик итәм. Мин үзем дә күп балалы әти булып торам: ике кызым һәм бер улым бар, зур гаилә – ул зур бәхет. Гаиләгез тигез һәм тату булсын. Менә кызыгыз тууга шәһәрдә яңа һәм заманча поликлиника ачылырга тора. Ул сезнең тормышны тагын да уңайлы итәчәк, – дип, теләкләрен җиткерде район башлыгы һәм гаиләгә чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.

Яшел Үзән район үзәк дәваханә сенең баш табибы урынбасары Эльмир Гатин да бу гаиләне котлап, аларны медицина учреждениесе исеменнән бүләкләде.
Семеновлар гаиләсенең дә шатлык лары ташып торды. Каршы алучылар арасында олысы да, кечесе дә, әбиләре, әниләре һәм туганнары булып, өч бала әнисе – Александраны чәчәк бәйләмнәренә күмде, кайнар котлауларын җиткерде. Туганнары район җитәкчелегенә һәм медицина хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен әйтергә онытмады. Юкка түгел бит, бик истәлекле көннәре аларның бүген. Сәбәпләре күп.

– Безне шулай зурлап килүегез өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәм, – диде Александра. – Бөтен медицина персоналына да рәхмәтем зур. Бала тудыру йортында чын мәгънәсендә үз эшләрен яратып башкаручылар хезмәт итә. Монда һәр пациентка мөнәсәбәт бик яхшы. Ә миңа инде аеруча уңай туры килде: кызчыгыбыз хәзердән үк танылу алды. Исән-сау гына булсын!

Александра сүзләренә караганда, алар кыз бала турында хыялланганнар һәм өченчеләре кыз буласын белгәч, бәхетләреннән хәтта елаганнар. Алар кызчыкларына бик матур исем – София дип кушарга җыена. Ә София исә 50 сантиметр озынлыкта һәм 3050 грамм авырлыкта туган.

Бала тудыру йортыннан чыккан вакытта София шәһәрнең 90 еллыгы алдыннан тууын һәм аның бер өлеше – Яшел Үзәннең «юбилейлы» сабые булуын әле белмичә генә татлы йокыга чумган иде. Һәр бала үз бәхете белән туа, ә бу бала тагын да бәхетлерәк. Без аның Яшел Үзәннең лаеклы кешесе булып үсеп җитүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев