Яшел Үзәндә cигнализациясез машиналарны «чишендерәләр»
22 яшьлек яшел үзәнле "ВАЗ-2105" автомобиленә, салонында ул кадәр кыйммәтле әйберләр юк дип уйлап, сигнализация куеп маташмаган.
Кичтән ул машинасын Тургенев урамында ишек төбендә куеп калдырган. Иртән эшкә барырга чыкса, машинасы кабынмый, хәтта лампочкасы да янмый. Сәбәп аккумуляторда булуын аңлап, капот астын караса, төп частьнең юкка чыгуын фаш итә. Полициягә хәбәр итә. Шул ук төнне күршесенең дә шундый бәхетсезлоккә дучар булуын белә.
Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, хәзер автомобильләрнең электр белән туклану чыганаклары җинаятьчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Бу көнгә автомашиналардан 47 урлауның 32сендә аккумуляторлары урланган. Җинаятьчеләрне бигрәк тә ишегалларында парковкага куелган сигнализациясез иске модельдәге "ВАЗ", йөк машиналары җәлеп итә. Әйшә, Гәр бистәләрендә, Успенка авылында, "Могҗиалар кыры"нда, Б.Урманче урамнарында яшәүчеләр күп зыян күрә.
Игътибарлы гражданнар полициягә каракларны тотарга булыша. Мәсәлән, Заикин урамында "алтынчы"дан аккумулятор салдырганда караклар шулар ярдәме белән тотылган.
Шуңа күрә аккумуляторлардан колак кагасыгыз килмәсә, төнгә машинаны күренеп тора торган якты урынга куярга, батареяләрне махсус гайкалар белән беркетергә, сигнализация һәм угонга каршы җайланмалар белән коралландырырга кирәк.
Әгәр дә җинаять корбаны булсагыз, тиз арада полициягә хәбәр итегез. Шулай иткәндә җинаятьчеләрне "кайнар эздән" тоту мөмкин булачак.
Лилиана Куликова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев