Яшел Үзәндә "Чиста шәһәр синнән башлана"акциясе узды
Экологик акцияне #tsentrtvorchestva иҗат үзәге оештырды. Анда "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" активистлары: 1нче лицей, 15нче гимназия, 4нче һәм 7нче мәктәп укучылары катнашты.
Акция кысаларында балалар үзәк шәһәр паркында өмә үткәрделәр. Бу яшел үзәнлеләрнең иң яраткан урыннарының берсе һәм чүп-чар биредә җитәрлек.
Өмәгә йомгак ясалып, 10 капчыктан артык чүп - чар җыелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев