Яшел Үзәндә чаңгы ярышы буенча "Татарстан өметләре" республика бәйгесе уза
Быел республика беренчелегендә 350ләп чаңгычының катнашуы көтелә.
Иртәгә, 10 мартта, Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" спорт базасында чаңгы ярышлары буенча 2003 елда туган һәм аннан кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында традицион "Татарстан өметләре" республика беренчелеге уза. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның чаңгы ярышы һәм биатлон федерациясеннән җиткерделәр.
Татарстанның чаңгы спорты белән шөгыльләнүче үсмер кыз һәм малайлар арасында әлеге ярышлар инде алтынчы ел рәттән оештырыла. Быел республика беренчелегендә 350ләп чаңгычының катнашуы көтелә. Алар Татарстанның район-шәһәрләреннән генә түгел, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан һәм Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән дә киләчәк. шунысын да әйтергә кирәк: республика беренчелеге - ел саен уздырыла торган ярыш кына түгел, ә Бөтенроссия ярышларына сайлап алу туры да. Чөнки әлеге бәйгегә кадәр республикада балалар өчен зур чаңгы ярышлары булмады.
Бәйгене Татарстанның чаңгы ярышы һәм биатлон федерациясе оештыра. Шул ук көннәрдә, 10-11 мартта, халыкара класслы спорт остасы Евгений Белов призына да ярышлар оештырыла. Легендар спортчы Яшел Үзән шәһәрендә балалар һәм үсмерләрнең спорт мәктәбе директоры вазифасын башкара.
Чаңгы ярышлары ике этапта уза: классик ысул һәм ирекле ысул белән спринт ярышлары. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев