Яшел Үзәндә чаңгы-роллерда узышу буенча шәһәрнең ачык беренчелеге уза
Ярышларда республиканың иң көчле чаңгычылары көч сынашачак.
Татарстанда иң популяр спорт төрләренең берсе - чаңгы спорты буенча ярышлар җәй көне дә уза: 30 июльдә Яшел Үзәндә чаңгы-роллер буенча шәһәрнең ачык беренчелеге үткәрелә.
"Әлеге ярышлар сезон алдыннан спортчыларның физик әзерлеген максималь дәрәҗәдә эшкә җигүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта чаңгы ярышларын тагын да популярлаштыру, көчле спортчыларны ачыклау, тренерлар өчен тәҗрибә уртаклашу өчен җирлек булдыру максатын да куябыз", - дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән.
Республикакүләм дәрәҗәдә уза торган әлеге традицион ярышларны шәһәрнең Башкарма комитеты һәм Яшел Үзәннең "Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе" җирле иҗтимагый оешмасы оештыра. Ярышларда ил күләмендә танылу алган республиканың иң көчле чаңгычылары - Андрей Ларьков, Павел Сюлатов, Артем Николаев, Алия Иксанова һәм башка спортчылар да көч сынашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев