Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә булмаган техниканы саткан мошенникны тоткарладылар

Яшел Үзән җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре көнкүреш техникасын арзан бәядән саткан, аннары потенциаль клиентлардан акча алган һәм элемтәгә керүдән туктаган 26 яшьлек кешене тоткарлаган.

Яшел Үзән полициясенең дежур частенә җирле ханым мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче, иптәш хатынының киңәше буенча, көнкүреш техникасы һәм кәрәзле телефон сатып алу максаты белән аның дус егетенә мөрәҗәгать итүе турында сөйли. Мөрәҗәгать итүче 52 000 сум күчергән, әмма товарны бу көнгә кадәр алмаган.

Кыска вакыт эчендә теге егет тоткарлана. Тоткарланучы, үзенең ике кәрәзле телефоны ярдәмендә, бер техника кибетенең ялган хезмәткәре белән хат язышу булдыруын сөйли. Йөри торган кызыннан, үз дусларына техниканы түбән бәядән сатып ала алуы турында хәбәр таратуын сорый. Әмма товарга заказ бирергә җыенмый да, ә мошенниклык юлы белән алынган акчаларны үз шәхси ихтыяҗларына сарыф итә.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таный, кылган эшендә тәүбә итә. Зыянны тулысынча капларга вәгъдә бирде.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст.2 өлешендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылды.

Тоткарланучыга карата читкә китмәү һәм үзен тиешле тәртиптә тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев