Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Бөтенроссия турниры

Яшел Үзәндә «Динамо» Бөтенроссия җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган чирәм хоккее буенча ачык Бөтенроссия турниры булды. 11-13 яшьлек кызлар арасында турнир Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы манежында үткәрелде.

Турнирда Казаннан, Яшел Үзәннән,  Мәскәүдән, Пермьнән һәм хәтта Казахстаннан 8 команда катнашты.
Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстанның «Динамо» җәмгыяте рәисе  Салават Гайсин  котлады.  Балалар-яшүсмерләр спортын, Динамо хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен Салават Гайсин  Александр Тыгинга һәм ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллинга «Динамо» җәмгыятенең истәлекле медален тапшырды.  Эчке эшләр министрлыгы ветераны Фәрит Сафиуллинга,  Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре Виктор Романовка һәм Илдар Сафинга  «Мактаулы динамочы» исемен бирде.  
Өч көн буена яшь хоккейчылар  турнир медале өчен көч сынашты.
Бронза өчен көрәштә «Юность Москвы» командасы Казанның «Динамо-2006» командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Финал уеннарында «Динамо» белән Мәскәүнең «Спартак» командасы уйнады. Нәтиҗәдә  чемпион титулын  башкаланың «Спартак» командасы кызлары  яулады, ә көмеш медаль – Казанның «Динамо»сында.
Җиңүчеләргә һәм призерларга  кубоклар, дипломнар һәм медальләр бирелде.

Ярыш нәтиҗәләре
I урын – «Спартак» Мәскәү;
II урын – «Динамо» җыелма командасы;
III урын – «Юность Москвы».
ТРның «Динамо»
 ФСО матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир хоккей на траве динамо всероссийский турнир