Яшел Үзәндә биш карар буенча йөз мең сум штраф
Яшел Үзән прокуратурасы закупкалар өлкәсендә контракт системасы турындагы федераль законның үтәлешен тикшереп кенә тора. Күптән түгел муниципаль заказчының административ хокук бозу очрагын ачыклаган.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов безгә аңлатуынча, Осиновода С.Гыйматдинов исемендәге гимназия директоры 4 муниципаль контракт башкарылуы турындагы белешмәне закон билгеләгән срогында җибәрмәгән. Нәтиҗәдә прокуратура бу вазифаи затка административ хокук бозу турында эш кузгатып, аны ТР буенча УФАСка карарга җибәргән.
Материаллар каралганнан соң директор гаепле дип танылып, аңа 20 мең сум күләмендә штраф салынган.
Прокуратураның Яшел Үзән муниципаль районында шундый ук хокук бозулар өчен муниципаль заказчикларга 5 административ эш кузгатуы да билгеле. Прокурор карарлары буенча ТР буенча УФАС тарафыннан барлыгы 100 мең сум күләмендә штраф билгеләве турында 5 карар чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев