Яшел Үзәндә билгесез кешеләр 120 мең сум акча урлаган
Яшел Үзәннең Космонавтов урамында урнашкан "Тимер Банк" банкоматын ватып, билгесез кешеләр 120 мең сум акча урлаган.
Бу сүзләрнең дөреслеген "Бизнес Online" газетасына Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче инспектор Лилиана Куликова да раслаган. Аның сүзләре буенча, банкоматка килгән зыян суммасы 40 мең сум. Урлау буенча җинаять эше ачылган, урлаучыларны эзләү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев