Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә балалар иҗтимагый советы төзеләчәк

Составка 8-11 сыйныфлардан - шәһәрнең төрле мәктәпләреннән активистлар керәчәк.

Укучылар үз уку йортларында кабул итә, мәктәп укучыларын борчыган сорауларны карый һәм алар турында шәһәр дәрәҗәсендә фикер алыша алачак.

Советның беренче очрашуы Балалар иҗат үзәгендә узды. Үзәк җитәкчесе Ирина Фесенко безнең шәһәрдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып тора, ул әлеге проектны җитәкләячәк.

Әлеге этапта балалар Советының норматив документлары формалаштырыла, ә катнашучылар бер-берсе белән танышалар һәм якындагы елга эш планы турында фикер алышалар. Беренче очрашуда шәһәр яшьләре һәм Яшел Үзән районы Иҗтимагый советы вәкилләре катнашты. Үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм шәһәребез иминлегенә нәтиҗәле эш теләделәр.

- Районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев яшьләр сәясәтенә, яшьләрне борчыган мәсьәләләргә зур игътибар бирә. Киләсе атнада Яшел Үзәндә “Порт” яшьләр үзәге ачыла, анда сез дә очраша аласыз. Ә хакимияттә шундый кызыксыну булганда, чаралар уздырырга, үз проектларыңны алга сөрергә һәм үсәргә була, - дип ассызыклады район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев.
Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев