Яшәеш

Яшел Үзәндә ат чабышы урынына мотоблок ярышы

Килеп җиттек, җәмәгать - авылларда атлар калмады.

Сабан туеның иң матур күренешләреннән берсе саналган ат чабышлары уздыру өчен Олы Ачасырда бер ат та юк. Барын бар инде берничә, әмма аларны бәйрәмгә махсус әзерләргә, тәрбияләргә кирәк. Авыр хезмәттә озак хезмәт иткән атларны хуҗалары да жәлли, Сабан туена чыгарасы килми. Ә мотоблокка нәрсә, майладың, ягулык салдың - оча гына!

Аларга да хезмәтнең авыры яз көне туры килә. Бакчалар суккаланды - бәйрәм итсәң дә ярый. Әнә Олы Ачасыр Сабан туенда ат чабышында 10(!) мотоблок катнашты. Беренчелекне алган Илгизәр Минһаҗевны гына карагыз! Чыбыркысына кадәр онытмаган бит, чын җайдак инде менә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшел Үзәндә ат чабышы урынына мотоблок ярышы
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш