Яшәеш
Яшел Үзәндә актив яшьләр съезды үтте
Район һәм шәһәрдә актив яшьләр күп.
«Маяк» спорт һәм ял базасында аларның съезды үтте. Балалар һәм яшүсмерләр, ә алар барлыгы 600дән артык җыелганнар иде, үзләренең иҗтимагый эшләре турында сөйләде, тәҗрибә уртаклашты. Укудан тыш яшьләр чүп тә җыя, картларга да ярдәм итә, агач та утырта. Иң мөһиме - хезмәтеңнән канәгатьләнү хисе тою. Уку йортларында лидер булган балалар, киләчәк тормышларында да бу сыйфатны югалтмыйча, арттыра гына бара. «Без моны бездән укып чыгучылар мисалында бик яхшы күрәбез», - ди педагог-оештыручылар.
Марат Хәялетдинов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев