Яшел Үзәндә “АК калфак” оешмасының район бүлеге җыелышы узды
Бөтендөнья Татар конгрессының һәм бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" оешмасы Яшел Үзән бүлекчәсенең чираттагы утырышы үткәрелде.
Ак калфак оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова көн тәртибе белән таныштырды. 2015 ел планы үтәлешенә анализ һәм 2016 елга эш планы кабул итү. БТКның район бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова 2015 елның план үтәлешенә күзәтү ясады. Татар конгрессы оештырган осталык дәресләрендә һәм бик күп бәйгеләрдә катнашаканнар. Мәсәлән "Кулъяулык чигү" бәйгесенә Сәлисә_Исхакова, "Рәссамнар"га КФУ ның 2 курс студенты Ләйсән Нәбиуллина, Язучылар бәйгесендә Ирек Сафин һәм Гөлинә Саттаровалар үзләренең эшләрен тәкъдим иткәннәр. Яшел Үзәндә Элвира Мөхәммәтҗанова татар халык ашларына осталык дәресе оештырды.16 нчы мәктәптә Педагогик династияләр фәнни гамәли конференциясе ,Бөтендөнья Татар конгрессының күчмә утырышы үткәрелде.Татар кызы- 2015 Республикабызда икенче урын алды. Бюро әгъзалары фикерләрен җиткерделәр.
Икенче көн тәртибе буенча 2016 ел планына тәкъдимнәр керттеләр. Мәгариф идарәсе методисты Роза Әбраровна мәктәпләр буенча муниципаль күләмдә һәм Республика планына кертелгән чараларга тукталды.
Мәктәпкәчә тәрбия йортларында балаларны йоклатканда "Әлли- бәлли" җырын тыңлатып йоклатуны кертергә тәкъдим ителде, балага исем кушу йолаларын яңартуны да планга алырга кирәклегенә басым ясалды.Шулай ук ата - бабаларыбыз тарихына тукталып Шәҗәрәләр бәйгесен һәр мәктәптә һәм авыл халкы арасында үтәрү мөһим диелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев