Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Ачык юллар шәһәре-2021» бәйгесе узды

2021 елның 9 октябрендә 11:00 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәренең Яшьләр урамында урнашкан укыту-тренировка мәйданчыгында мөмкинлекләре чикләнгән шоферлар арасында «Ачык юллар шәһәре-2021» дигән машина йөртү осталыгы буенча V ачык конкурсы узды.

Конкурсны оештыручылар – Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе.

Конкурста катнашучылар ике этапта: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм автомобильне фигуралы йөртү буенча ярышты. Юлда барысы да – яше, җенесе, сәламәтлеге торышына карамастан, тигез хокукта. Юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кешегә аның шәхси куркынычсызлыгы гына түгел, тирә-юньдәгеләрнең иминлеге дә бәйле.

  • Быел вәзгыять авыр булуга карамас тан, бәйгедә 7 машина йөртүче катнашты, аларның берсе, Рәшит Зыятдинов Болгар шәһәреннән үк килде. Һәм юкка түгел! Ул үзенең Лада-Ларгус автомобиле белән I урынны яулады.
  • II урын – Алеся Лежнина (Киа-Пиканто).
  • III урын – Алексей Ларин (Киа-Спектра).

Тормыш потенциалы, үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен тикшерү теләге искиткеч зур булган физик мөм кинлекләре чикләнгән конкур сантларның барысы да ЮХИДИ идарәсе тарафыннан бирелгән дип ломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев