Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ачык Чемпионат һәм  чаңгы буенча беренчелек ярышлары узды

Ярышлар инде 6 тапкыр үткәрелә.

«Маяк» спорт комплексының чаңгы трассасына Яшел Үзән районы, Марий-Эл һәм Чуашстаннан 250 спортчы чыкты.

Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар: ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Яшел Үзән районы чаңгы узышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков катнашты.

-Катнашучыларның саны елдан-ел арта, һәм бу бик шәп! Безнең Йолдызлар - Андрей Ларьков, Анастасия Донецко һәм Артем Николаевның яшь буынга лаеклы үрнәк күрсәтеп катнашуы аеруча куанычлы. Яшел Үзән шәһәре өч марафон шәһәре булып тора һәм киләчәктә дә спорт юнәлешендә үсәчәк. - диде Михаил Афанасьев.

Туган җирендә Андрей Ларьков һәм Анастасия Доценко үзләренең лидерлыкларын исбатладылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев