Яшел Үзәндә 582 кеше җәзасын иректә үти
7 майда Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең әлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган төзәтү һәм мәҗбүри эшләр, ирекне чикләү, билгеле бер вазифа биләүдән яки эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм итү кебек җәзалар үтәлешен, шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм җәза үтәлеше кичектерелгән хатын-кызларны контрольдә тота. 2021 елның 2 мартыннан РФ Президенты Указы белән Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте шартлы рәвештә вакытыннан алда җәзадан азат ителгән затларны контрольдә тоту буенча вәкаләтле башкарма хакимиятнең махсус дәүләт органы итеп билгеләнде һәм әлеге функция җәзаларны үтәтү инспекцияләренә йөкләнде.
Моннан тыш, әлеге инспекция шикләнелүчеләрнең яки гаепләнүчеләрнең өй аресты рәвешендә чик кую чаралары үтәлү урынында булуын һәм аларга суд тарафыннан йөкләнгән тыюларның үтәлешен дә тикшереп тора. Федераль инспекциянең Яшел Үзән филиалында 10 хезмәткәр эшли һәм алар җәмгыятьтән изоляцияләнмәгән килеш кенә җәзаларын үтәүчеләрне тикшерә. Филиалда төрле җәзаларга тартылган 582 кеше исәптә тора, бер ел эчендә алар контроле аша 1000нән артык кеше уза. Әлеге көн уңаеннан Яшел Үзән җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев