Бу авыруны юкка гына «XXI гасыр чумасы» дип атамыйлар. Аңардан дару юк, этимологиясе билгесез, йоктыру җиңел. Иммунодефицит синдромы беренче тапкыр
АКШта 1981 елда теркәлгән. Шул вакыттан алып бу эпидемия җир шарында таралуын дәвам итә. Ел саен СПИДтан меңәрләгән кеше үлә, ә даруы юк!
Бердәнбер көрәш юлы - кисәтү! Хәзер ВИЧ-инфекция белән җир шарында дистәләгән миллион кеше авырый. Иң кызганычы - ВИЧ йоктырудан беркем дә сакланмаган. Куркыныч вирусны теләсә кем: ир-ат та, хатын-кыз да, яше һәм карты да йоктыра ала.
Үзенең вирус йоктыруын авыру кеше башта белмәскә дә мөмкин. ВИЧнең барлыгын-юклыгын бары бер ысул белән генә - кан анализы тапшырып ачыклап була. Гадәттә ВИЧка каршы тәнчекләр кеше авыру йоктыргач 1,5 тән алып 3 айдан соң гына барлыкка килә. Шуңа күрә шикле контакттан соң 3 ай узмый торып, кан анализы тапшырудан мәгънә юк. Бу вакыт эчендә кеше авырса да, вирусны һәм авыруны башкаларга йоктыра алса да, кан анализы аны күрсәтмәскә мөмкин.
- ВИЧ-инфекциягә кан анализын һәр яшел үзәнле яшәү урыны буенча поликлиникада яисә Тургенев урамының 10нчы йортында урнашкан ВИЧ-инфекциясе диагностикасы лабораториясендә аноним тапшыра ала, - дип аңлата Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Юлия Нестерова. - Эпидемия шартларында үзеңнең ВИЧ-статусыңны белү - акыллы адым. Авыруны вакытында ачыклау һәм вируска каршы дәвалану нәтиҗәсендә СПИД барлыкка килүне кисәтеп булачак. ВИЧ-инфекциядән саклану грипп вирусыннан саклануга караганда да җиңелрәк. Чөнки ул салкын тигәннән, җил өргәннән, салкын су эчкәннән барлыкка килми. Аңардан саклану өчен калын-калын белешмәлекләр укырга да, махсус саклагыч киемнәр сатып алырга да, югары белем алырга да кирәкми. Бары берничә гади кагыйдә үтәргә кирәк: наркотиклар кулланмаска, ВИЧ-статусын белмәгәннәр белән җенси мөнәсәбәткә кермәскә яисә презерватив кулланырга.
ВИЧ-инфекция кешенең организмының саклану системасын җимерә. Әгәр дә кеше аны вакытында һәм иртә срокларда ачыклап, дәвалана башласа, яшәү рәвешен үзгәртсә, алкоголь һәм наркотиклар кулланмаса, озак яши алачак. СПИД - ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. ВИЧ йоктырганнан алып СПИДка кадәр 7дән алып 15 елга кадәр вакыт узарга мөмкин.
ВИЧ вирусы тирәлектә озак яши алмый, кайнарга түзми һәм ул организмга берничә юл белән үтеп керергә мөмкин: җенси юл белән, кан аша, татуировкалар һәм пирсинг ясаганда зарарланган инструментлар, бритва станоклары аша, медицинада кан салганда.
Юлия Нестеровап сүзләренә караганда, Яшел Үзәндә ВИЧ-инфекция 2000 елдан теркәлә башлаган. Бу көнгә 633 очрак билгеле. Бу республика күрсәткеченнән 1,4 тапкырга кимрәк булса да, тынычланырлык урын юк. Быел, кызганычка, 51 очрак теркәлгән. ВИЧ-инфекция белән авыручылар санының 2014 елдан арта баруы шулай ук билгеле чынбарлык. 386 кеше диспансер исәпкә куелган. Бу авыру белән интегүчеләрнең Яшел Үзәндә яртысыннан күбрәге эшсезләр, күбесе 20 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге яшь кешеләр.
Гасыр чумасыннан саклану катлаулы түгел, әмма җаваплы. Чөнки бер уйланмаган адым ясадыңмы, синең үлем кочагына эләгүең бар. Яшьләр арасында башка китерә алмаслык очраклар теркәлүен дә ишеткәнебез бар, мәсәлән, үч итеп авыруын махсус йоктыручылар да ишетелә бу заманда. Аны кайбер ВИЧ-инфекциялеләр корал буларак куллана. ВИЧ-инфекцияле наркоман кулындагы шприц шул корал инде ул. Шуңа да инде ул алар арасында киң тарала. Белгечләр аңлатуынча, Яшел Үзәндә вирусның җенси юл белән күчүе өстенлекле булып кала - 53,2 процент, парентераль юл белән - 46,2 процент, вертикаль юл белән анадан балага - 0,2 процент.
Шуны онытмыйк: сәламәтлегебез һәм киләчәгебез иң беренче чиратта үзебездән тора. Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә һәм аны чит-ят вируска бүләк итмик!
Нет комментариев