Яшәеш
Яшел Үзәндә 22 градуска хәтле җылыта
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 17-22 градус җылы булачак. Көньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарда иң җылысы булачак - температура 22 градуска кадәр шул районнарда күтәрелә.
18 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Һава температурасы 6-11 градус җылы булачак.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев