Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә +21 ГРАДУСка кадәр җылылык көтелә

Атна ахырына +21 градуска кадәр җылына, диелә ТР Гидрометүзәге фаразында.

Бүген Татарстан төньяк-көнбатыш һава агымнарында, Мурманск өлкәсе үзәге булган ерак төньяк циклонның иңкүлегендә урнашкан. Көндез урыны белән бераз яңгырлар явачак. Төнлә +4 - +9 градуска кадәр суытачак, ә көндез нульдән 12 - 17 градус югарырак булачак.

Чәршәмбе көнне һава торышына антициклон дулкынының алгы өлеше йогынты ясаячак. Төнлә урыны белән әле бераз яңгыр булуы мөмкин, ә көндез явым-төшемнәр туктаячак. Төнлә температура +6 - +11 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез 13 - 18 градус җылылык көтелә.

24 сентябрьдә Татарстанда һава торышын көнбатыш антициклоны формалаштырачак, төнлә + 3 - +8 градуска кадәр суытачак, урыны белән нульгә кадәр кырау төшәчәк. Шул ук вакытта, көндез 15 - 20 градуска кадәр җылына. Атна ахырына көндез 16 - 21 градуска кадәр җылы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев