Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 10 ел дәвамында җыелган "гаилә проекты" трайкы 8 миллионга сатыла

Аны җыю өчен бөтен Россиядән белгечләр җәлеп ителде.

Игълан сайтларының берсендә Яшел Үзәндә трайк - бер алгы тәгәрмәчле һәм ике арткы тәгәрмәчле мотоцикл сату турындагы белдерүне урнаштырганнар. Тимер ат бәясе - 8 миллион сум. Сатучы нечкәлекләрен күрсәтми, әмма аның эксклюзивлыгын һәм идеаль халәтен - тышкы һәм техник халәте турында әйтә. Шулай ук, сатучы хәбәренә караганда, транспортның барлык кирәкле документлары бар.

Өч тәгәрмәчле мотоцикл хуҗалары аңлатканча, трайкның эксклюзивлыгы һәр җирендә - һәр детальдә. Сатучы басмага сөйләгәнчә, барлык детальләр заводта ясалган кебек - механизмнардан башлап буяуларга кадәр.

Әмма байкның бәясенә детальләрнең төгәллеге генә түгел, ә кызыклы тарих салынган. Трайк 10 ел дәвамында берничә буын катнашында җыелган:
-Аны әти җыя башлады, ләкин җыеп бетерә алмады... Шундый хәл булды... Без бертуганым белән аны икәүләп эшләп бетердек булып чыга. Менә шундый гаилә проекты.

Трайкны грамоталы җыю өчен хуҗалар Россиянең төрле шәһәрләреннән белгечләрне җәлеп иткән:

- Кайбер мәсьәләләрдә компетентлырак белгечләр җәлеп ителде. Чөнки кайбер узелларны үзеңә исәпләү, менә моны тулысынча ясау - техник яктан бик катлаулы.

Мәсәлән, мотоциклны буярга Краснодарга алып баралар: «Якын тирәдә яхшы мастер табылмады. Менә шулай итеп буйый белүче безнең Россиядә нибары ике мастер бар. Һәрхәлдә, ул вакытта шулай иде. Без Краснодарны сайладык. Прицепта алып бардык, чөнки ул сүтелгән хәлдә иде".

Әмма гаилә проекты хәзер үз хуҗасын эзли. Сатучы сүзләренчә, моннан тыш, трайк "бик күп финанс чыгымнарын" таләп иткән һәм җыюда бик катлаулы булган. Бәясе трайканың һәм аның детальләренең эксклюзивлыгы өчен генә түгел, шундый җентекле, күпьеллык эш өчен дә кыйммәт килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев