Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел үзәнчә «Башмагым»: диалог – русча, вокал – татарча. Эксперимент уңышлы булды.

«Башмагым» комедиясенең премьерасы 1942 елның беренче мартында Казанда була.

Композитор Җәүдәт Фәйзи Муса Җәлил белән, шундый кырыс вакытта музыкаль комедия әсәрен кую җиңел акыллылык булмасмы икән, дип киңәшләшкән. Җәлил аны халык рухын күтәрү ниятен тормышка ашыру зарурлыгына ышандыра.

Нәкъ бер елдан соң, ил өчен авырлардан булган 1943 елда, Яшел Үзәндә «Родина» дип аталган мәдәният сарае төзелә. Бу, шулай ук, яшел үзәнлеләрнең рух ныклыгы дәлиле. Хәзерге вакытта Яшел Үзән музыка театры статусында эшләүче Сарай – күп дистә еллар шәһәрнең төп мәдәни үзәге булып тора.

Театр репертуарында төрле музыкаль жанрдагы 30дан артык спектакль бар, ә менә татар комедиясенә - водевильгә беренче тапкыр алындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев