“Яшел Үзән” журналистлары күзгә-күз поши белән очрашты (фото)
Арып-талып командировкадан кайтып килә идек, Раифа юлында юлыбызны урман хуҗасы - поши бүлде.
Көн дә мондый зур хайванны очратмассың шул. Без дә куркып калмадык, һәр мизгелне шәп итеп фотога төшерергә өйрәнгән редакторыбыз Илсөя Завилейская каршысына ук чыгып шалт-шолт фотоаппаратка баса да башлады. Ә пошиның исендә дә юк. "Менә рәхәтләнеп төшер", - дигәндәй, позировать итеп тик торды. Көндез юл кырыенда тыныч кына басып торуы әллә ни куркыныч тудырмый, менә төнлә каршыңа килеп чыкса, Аллаһ сакласын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев