Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводында бәйрәм: «Гепард- 3.9» суга төште

Май бәйрәмнәре алдыннан Горький исемендәге заводта тагын бер зур вакыйга булды. Анда Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында проектланып, Вьетнам ВМСы өчен төзелгән «Гепард-3.9» сериясендәге чираттагы фрегатны суга төшерү тантанасы узды.

Көчле исем алган «Гепард» сериясе фрегатларының, чынлап та, исемнәре җисемнәренә туры килә. Гепардлар суда һәм су астында гына түгел, һавада да дошманга каршы тора, дәүләт чикләрен саклый, контрабандага, браконьерлыкка һәм пиратларга каршы көрәшә, бәлагә юлыккан судноларга ярдәм күрсәтә ала. Тулы бер универсал һәм ышанычлы корабль.
Аның коралланышы да искиткеч һәм заманча: ракета-артиллерия, авиация, радиотехник, мина һәм диверсиягә каршы кораллар белән җиһазландырылган. Кыскасы, мондый корабларга каршы тору мөмкин эш түгел. Дошманга аның тирәсендә йөрмәве хәерлерәк. Вьетнамлылар аны сынап караган инде.
Горький исемендәге завод әлеге сериядәге фрегатларны Вьетнам Социалистик республикасы хәрби-диңгез көчләре өчен халыкара хәрби-техник хезмәттәшлек кысасында төзи. Аларның беренчесен ясау турында Вьетнам белән контракт 2006 елда төзелә. Завод үз бурычын уңышлы үтәү белән 2011 елда Камраньнең хәрби-диңгез базасында корабльдә Вьетнам рес­публикасы дәүләт флагы күтәрелә. Вьетнамлылар «Гепард»ны үз чик­ләрендә сынаганнан соң, 2012 елда мондый сериядәге фрегатларның икенче парын җитештерү буенча сөйләшүләр башлап җибәрә. Нәтиҗәдә 2013 елның февралендә контрактка кул куела һәм сентябрьдә «Гепард 3.9» фрегатының икенче парына тантаналы рәвештә нигез дә салына.
Шушы галәмәт зур хәрби корабльне суга төшерү тантанасына ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Вьетнам халык армиясенең Генераль штабы җитәкчесе урынбасары, вице-адмирал Фам Нгок Миня, Вьетнам республикасы ВМСы командующийлары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка бик күп мәртәбәле кунак­лар килгән иде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Марат Хәялетдинов фотосы.
Тулырак - газетаның 32нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев