Яшел Үзән заводында 9 сак корабы төзеләчәк
А.М Горький исемендәге завод Россиянең федераль куркынычсызлык хезмәте өчен "Океан" проекты буенча 9 кораб төзеләчәк. Хәзерге вакытта бер судно инде суга төшерелгән, ә икесе төзелү стадиясендә.
Заводның генераль директоры Ренат Мистахов сүзләренә караганда, предприятие агымдагы ел ахырына ике "Гепард - 3.9" хәрби фрегатын төзеп бетерергә планлаштыра. Моннан тыш, завод 21632 проекты буенча төзелгән "Торнадо" кече ракета корабларын экспортларга исәп тота, аның белән Төрекмәнстанның кызыксыну мөмкинлеге зур.
Хәтерләсәгез, 22100 проектлы серияле ике "Океан" корабын төзү буенча гомуми суммасы 17 миллиардлык контрактка 2015 елның апрелендә кул куелган иде. Кораблар 2019 елда Төньяк флотка тапшырылыр, дип көтелә.
"Океан" проекты сакчыларының төп бурычы - РФ махсус экономик зоналарны саклау һәм шулай ук, Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенә терроризм һәм юлбасарлыкка, контрабанда һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашу.
Мәскәү астында шушы көннәрдә узачак "Армия - 2017" форумында 18,75 меңнән артык экспонат тәкъдим ителәчәк. Милли экспозицияләре белән Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кытай, Пакыстан, Словакия, ЮАР таныштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев