Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводы Казахстан заводы белән уртак производство төзергә планлаштыра

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит» Урал заводында булды.

Горький исемендәге Яшел Үзән заводы Казахстандагы «Зенит» Урал заводы белән уртак производство төзергә планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов хәбәр итте.

«Ниятләр бар. Менә узган ел Рөстәм Миңнеханов Уральскида булды, без бөтен завод буенча йөреп чыктык. Бу озак бара торган килештерү процессы, хәрби билгеләнештәге техника бит», - диде ул.

«Урал «Зенит» заводы» АҖ 1941 елда Ленинградтан эвакуацияләнгән «Двигатель» заводы базасында оештырыла, диелә предприятие сайтында. Дәүләт оборона заказы кысаларында катерлар һәм корабльләр чыгара, аларга техник хезмәт күрсәтү, ремонт һәм модернизация үткәрә.

Чыганак – «Татар-информ»

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев