Яшел Үзән заправкасы операторына һөҗүм иткәннәр
Яшел Үзән районы трассасында "Татнефтепродукт" АЗСына һөҗүм иткәннәр.
Ягулык белән тәэмин итүче станция операторы Яшел Үзән травмпунктына төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән җибәрелә. Талаучы арматура белән кыйнаганнан соң, кассаны чистарткан да, качкан.
Кешегә һөҗүм итеп талау 26 апрель кичендә була. Маска кигән билгесез кеше кирпич белән ишекне ватып, Йошкар-Ола - Казан юлындагы 115нче чакрымда урнашкан автозаправка эченә керә, 50 яшьлек операторны кыйнап, кассадан 5 мең сум акча урлап кача.
Заян күрүче, ярдәм күрсәтелгәннән соң, өенә җибәрелә. Әлеге талау буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев