Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре йөкле хатын-кызга ярдәм итте

Бала табарга 1 сәгать кала ханымны хастаханәгә алып килергә өлгерәләр.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән автомобиль юлының 115нче чакрымында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте аерым махсуслаштырылган батальоны инспекторларына полиция өлкән лейтенанты Илнур Гыйсмиев һәм полиция лейтенанты Илдар Сәгыйровка дулкынланган шофер мөрәҗәгать итә.

Ир машина салонында йөкле хатыны булуын һәм аның тулгагы башлануын әйтә.

Автоинспекторлар кичекмәстән штаттан тыш хәл турында кизү частенә хәбәр итә һәм бала табучы кызны махсус яктылык һәм тавыш сигналлары ярдәмендә хастаханәгә озата.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри гамәлләре аркасында, хатын-кызны бала табу йортына оператив рәвештә барып җитә, бер сәгатьтән соң дөньяга сәламәт малай туа.

Бәхетле ата-аналар юл-патруль хезмәте инспекторларына күрсәтелгән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев