Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре “тонировка" яратучыларны кисәтә

29 августка кадәр тәрәзәләрен караңгылаткан транспорт белән идарә итүгә бәйле хокук бозуларны кисәтү буенча чаралар узачак.

РФ КоАП 12.5 ст. 3.1 өлеше таләпләре нигезендә, ут үткәргечләре техник регламент таләпләренә туры килми торган пыяла урнаштырылган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 500 сум күләмендә административ штраф салынырга тиеш.

«Полиция турында»гы федераль закон таләпләрендә каралган вәкаләтләр полиция хезмәткәренә урында машина йөртүчеләрдән тонировка пленкасын бетерүне таләп итү хокукын бирә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин аңлата: «Әгәр гражданин инспекторның законлы таләпләрен үтәүдән баш тартса, хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелә, шуннан соң ул 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев