Пауэрлифтинг, гирле һәм көч таләп ителә торган экстрим, авыр атлетика кебек спорт төрләре үзәген инде бу сезонда ук Чайковский урамы - 56 адресы буенча урнашкан авыр атлетлар спорт залы базасында булдыру планлаштырыла. Һәм шушы сезонда ук зал янәшәсендә, барлык теләүчеләр шөгыльләнә алырлык спорт мәйданчыгы да барлыкка киләчәк.
Зал үзе агымдагы елның март башында ачылган иде. Анда 60лап кеше йөри. Спорт залы көндезге сәгать өчтән алып соңгы килүче кайтып киткән вакытка кадәр эшли. Яңа спорт мәйданчыгында без ниләр күрәчәкбез соң, дигән сорау белән мин пауэрлифтинг буенча тренер һәм РФ спорт мастеры Иван Крысинга мөрәҗәгать иттем:
- Беренчедән, бу - көч таләп итә торган күнегү тренажерлары булачак. Ягъни, кеше махсус җиһазландырылган конструкция ярдәмендә үз-үзен күтәрә. Шулай ук турник һәм борыс кебек ирекле снарядлар да булачак.
Безнең климатик пояста урамда иң озак дигәндә 3-4 ай гына шөгыльләнергә мөмкин булуын барыбыз да белә. Юеш һәм кышын тездән кар булганда спорт яратучыларыбыз нишләр соң?
- Моңа альтернатива бар һәм ул, әлбәттә, спортзал. Ә бит спорт залы ул тимер-томыр һәм тренажерлар гына түгел, биредә - кеше барлык күңеле белән ял итә алырлык аралашу, үзенә аерым бер атмосфера хөкем сөрә. Без барыбыз да кешеләр, һәрберебезнең үз проблемасы һәм эчен бушату теләге бар. Минем тренер буларак бурычым - кабат бирегә килергә теләк тудыручы бердәм команда оештыру, - дип җавап бирде Иван.
Шунысын да әйтергә кирәк, күп кенә тренажерларны Иван Крысин үзе ясаган. Уйлап тапкан һәм идеясен тормышка ашырган. Тренерның үз эше өчен янып яшәве күренеп тора, ул Яшел Үзәнебезнең көчлерәк, тату һәм дус яшәве өчен тырыша. Уңышлар сезгә, тренер!
Илсөя Завилейская
Нет комментариев