Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләреннән  балалар өчен бәйрәм

Балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре 13 нче номерлы «Гусельки»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кунакта кабул иттеләр.

Зур Кызыл машиналар, янгын сүндерүчеләр техникасы һәм җиһазлары, янгын сүндерүчеләр үзләре махсус хәрби киемдә – боларның барысы да балалар һәм аларның әти-әниләре өчен иң якты тәэсир калдырды.

52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә Визит Яшел Үзән янгын саклау музеена экскурсия белән башланды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга узган гасырларда янгыннарны ничек сүндерүләре, янгын сүндерүчеләрнең техникасы ничек үзгәрүе турында сөйләделәр һәм аңлаттылар.

Музей заллары буйлап экскурсия тәмамлангач, балалар частьның фасадына чыктылар, анда ПСЧ-52 хезмәткәрләре тревога һәм шартлы янгынны сүндерү буенча җыенып-чыгу имитациясе белән күрсәтмә чыгыш ясадылар. Ә аннан соң барлык теләүчеләр үзләрен «сүндерүчеләр» итеп тоя һәм кулларында янгын сүндерү җиһазын тота алдылар.

Балаларны яклау көненә бүләк итеп, барлык балаларга татлы ризыклар өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев