Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре "Горьковец" балалар сәламәтләндерү лагерында янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде

Массакүләм балалар ял итү урыннары-куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә иң зур игътибар таләп итә торган объектлар.

Нәкъ менә шуңа күрә ел саен балалар лагерьларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре объектларны янгынга каршы саклау дәрәҗәсен күтәрүгә, янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның күнекмәләрен һәм гамәлләрен эшкәртүгә юнәлдерелгән берничә профилактик чаралар үткәрәләр.

 

Чираттагы янгын-тактик өйрәнүләр шушы көннәрдә «Горьковец» шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда оештырылды. Нарат урманы, Иделнең матур яры – балалар өчен шәһәр читендә ял итү өчен идеаль урын. 1935 елда ук нигез салынган әлеге лагерь ел саен биредә җәй буе ял итүче 500ләп баланы кабул итә. Быел өйрәнүләр алдан, балалар лагерьга килгәнче үк оештырылды.

 

Өйрәнүләр риваяте буенча, электр үткәргечләрне кыска ялгану нәтиҗәсендә 2нче каттагы йокы корпусы бүлмәләренең берсендә җиһаз һәм пәрдә янды. Коридор төтен белән тулды, корпуста калган балалар тормышына куркыныч янады. Дежурлар шунда ук һәлакәт турында янгын сакчылыгына хәбәр итә. Беренче булып чакыру урынына 34нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең аерым пост хезмәткәрләре килә. Янгын сүндерүчеләрнең беренче бурычы -корпуста калган кешеләрне коткару. Аларның берсен өч катлы баскычтан икенче кат тәрәзәсеннән эвакуациялиләр, икенчесен коридорда табалар һәм урамга чыгаралар. Тагын берничә минуттан соң өченче зыян күрүчене табалар, аны да медиклар кулына тапшыралар. Кешеләрне эзләү һәм коткару белән бер үк вакытта җиң сызганып берничә юнәлештән янгын сүндерәләр. Суны турыдан-туры Идел елгасыннан алалар.

 

- Бүген өйрәтүләр барышында янгын чыккан вакытта лагерь персоналының әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде һәм гамәлләре өйрәнелде, балалар сәламәтләндерү лагерьларында янгыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча бүлекчәләрнең шәхси составы күнегүләре үткәрелде, - дип шәрехләде өйрәнүләрнең нәтиҗәләрен ТР буенча 8нче ФПС отрядының янгын сүндерү хезмәте урынбасары Дамир Яруллин. - Шулай ук шәхси состав тарафыннан ут сүндерүче матдәләр бирү схемасы эшләнде, учреждение җитәкчелеге белән авария-коткару эшләрен башкарганда хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелде.

Тактик өйрәнүләр барышында янгынны тиз, якынча 20 минут эчендә башкарып чыктылар. Чынлыкта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә дә, лагерь персоналына да мондый фаҗига белән очрашырга язмасын иде. Шуңа күрә мондый хәлләр чынбарлыкта бер генә балалар лагерында да булмасын өчен әзерлек эшләрен алдан күрү мөһим.

 

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев