Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән урманчылары “Урманны саклыйк” акциясен дәвам итә

Бу юлы аларга Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре кушылды.

 Уртак тырышлык белән Кызыл Октябрь урманчылыгы территориясендә 2,4 меңнән артык европа чыршысы утыртылды.

Казан кунаклары зур энтузиазм белән эшкә керештеләр. Бер сәгать эчендә, Яшел Үзән урманчылыгы һәм тәҗрибәле урман хуҗалыгы коллективы белән бергә, 0,6 гектар җирдә яшь чыршылар утырттылар.

- Агач утыртуга өйрәткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бу шундый мавыктыргыч һәм күңелле, ә һава шундый саф! Кабат чакыруыгызны көтәчәкбез, агачлар утыртырга тагын рәхәтләнеп киләчәкбез, - ди ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының оештыру бүлеге җитәкчесе Валентина Строева.

Урманчылар аңлатканча, бу участокта көзге чәчү төгәлләнгән. Ике шимбә көннәрендә биредә 8 меңгә якын агач утыртылган. Яз көне урманчылык хезмәткәрләре чыршыларның исән-имин булуын тикшерәчәк, әмма аның югары булачагына төгәл ышаналар, чөнки кунаклар аларны зур энтузиазм һәм фидакарьлек белән утыртканнар.

Яшел Үзән районында “Урманны саклыйк” акциясе дәвам итәчәк. Якын арада аны Әйшә урманчылыгы территориясендә үткәрәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев