Яшел Үзән укучылары "КЭС-БАСКЕТ" Бөтенроссия мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабында призлы урыннар яулады
Ярышлар Татарстанның Апас районында узды. Анда республиканың 8 районыннан 16 команда катнашты.
Яшел Үзән районыннан шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары укучылары җыелма командалары катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең район егетләре командасы алтын медальләр яулады, кызлар командасы 3 урынны алды.
Командаларны ярышларга әзерләгәннәре өчен Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе рәхмәт белдерә:
- Семенов Ярослав Евгеньевичка, "Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының иҗат үзәге" өстәмә белем бирү педагогы,
- Удрас Ирина Кузминичнага, ТР ЯҮМР 3нче гимназиясенең физик культура укытучысы,
- Карачева Дарья Валерьевна, ТР ЯҮМР 1нче лицее физик культура укытучысы,
- Мурзин Александр Петровичка, ТР ЯҮМР 1нче лицее физик культура укытучысы.
Афәрин, укучылар, киләчәктә дә җиңүләр генә юлдаш булсын. Шулай көчле рухлы егет-кызлар булып үсегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев