Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары киләчәктә үзләрен кем итеп һәм кайда күрә

Яшел Үзәндә XI сыйныфны тәмамлаучылар арасында социологик сораштыру уздырылган булган. Анда шәһәрдән 280, ә районнан 117 укучы катнашкан.

Сораулары гади, әмма булачак студентлар өчен актуаль. Сезнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә? Гаиләдәгә мөнәсәбәтләр, сәламәтлек өчен тавыш бирүчеләр күбрәк. Буш вакытта нәрсә эшлисез дигәндә, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнергә һәм дуслар белән урамда йөрергә яратуы ачык күренә. Шул ук вакытта китап укымаулары, һөнәр сайлаганда бу мөһим сорауны егет-кызлар үзләре түгел, ә алар өчен әти-әниләре һәм укытучылар хәл итүе дә билгеле булган. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе киләчәген туган шәһәре белән бәйләргә теләми. Сәбәбен дә аңларга була: хезмәт хакы түбән. Кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булсалар да, Яшел Үзән яшьләренең чын кеше булып калуларын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев