Яшел Үзән төбәгенең Олы Яке җирлегендә зур бәйрәм
Алтын көзләрнең нәкъ уртасына туры килә икән бу көн. Авылда яшәп тормыш итүче ханым-туташларга багышланган бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләнә. Максаты – авыл хатын-кызларының хезмәтен бәяләү киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү. Бу көннең уңыш җыйган чорга туры килүе дә зур мәгънәгә ия.
Тырыш һәм уңган хатын-кызларыбызның иртә яздан башлап кара көзгә кадәр тырышып үстергән җиләк-җимеше, яшелчәсе һәм башкасын җыеп урнаштырган чоры да ул, чебешләрне көзен санаган кебек. Аларны бит авыл җиренә хас булган мал-туарын карау да, сыерын савып сөтен урнаштыру да, печән-саламын салу да, үрдәк-казын үстерү кебек гадәти эшләр дә читләтеп узмый. Кыскасы, хатын-кыз эшен тавык чүпләп бетерерлек түгел. Дөрес, хәзер авылда да тормыш шартлары яхшырганнан-яхшыра бара. Өйләренә газы кергән- мич ягасы түгел, суы бар – көянтә-чиләк күтәреп йөрисе юк, керен дә заманча машина юып-киптерә.
Россиядә 21 миллионга якын хатын-кыз авылда яши. Авыл җирендә дә аларны бөтен өлкәдә дә күреп була - үсемлекчелектә булсынмы, терлекчелектәме. Эшмәкәрләре дә бар араларында. Ир-атлар эшен дә алар җиңә ала.
«Кайда тугансың- шунда кирәксең» дигән акыллы сүзләр дә бар. Хәзер тырышсаң авыл җирендә эшен дә табарга, рәхәтләнеп яшәргә дә була. Авыл хезмәтчәннәре җитештергәнне һәр кеше кайда яшәвенә карамастан файдалана. Ите, мае, сөте, яшелчәсе табыннарыбыздан төшми. Шуңа күрә без түребездәге байлыкның кемнәр кулыннан узуын белергә тиеш.
Халыкара авыл хатын-кызлары көнен Олы Яке авылы җирлеге халкы быел зурлап, үзенчәлекле итеп билгеләп узды. Бу бәйрәмнең монда узуының да хикмәте бардыр. Яке җирлегендә яшәүчеләр гомер-гомергә тырышлыгы, мул тормышта яшәве, берсеннән-берсе уздырып ак көнләшү белән тормыш итүе, яшелчә үстерү осталыгы, үткер теле, тапкырлыгы белән аерылып тора. Аларның кайсысының йорт-җиренә керсәң дә, муллыктан әйләнеп чыга алмыйсың. Бакча-участокларында нинди генә яшелчә үстерми алар. Гомер-гомергә кәбестә-кишерләре белән дә тирә-якта дан казанган алар. Хәзер алар республика халкын да җиләк үстерү серләренә дә өйрәтә башлады.
Әлфия Зыякаева язмасының тулы вариантын газетадан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев