Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән төбәгендә милли көрәш батырлары үсә

Мулла Илендә зур бәйрәм - күренекле көрәшче, СССРның спорт остасы, республиканың атказанган тренеры Динар Хәлилов призына татар көрәше буенча республика турниры үткәрелде.

Ярышта Казанның Авиатөзелеш районы, республиканың Биектау, Чүпрәле, Апас, Кайбыч һәм Яшел Үзән командалары катнашты. Бәйгенең мәртәбәле кунаклары - РФнең Тэквандо федерациясе җитәчесе Дамир Хәлилов, ТР көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, «Каздорстрой» җитәкчесе Равил Гарипов, Казанның «Ак барс» көрәш сарае директоры урынбасары, күренекле көрәшче Фәрит Шәйхетдинов, Чувашиянең атказанган көрәшчесе Иван Тарантин булдылар.
РФнең Тэквандо федерациясе җитәкчесе Дамир Хәлилов көрәшчеләрне котлап, ярышны уздырырга матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Алар «Каздорстрой» җитәкчесе Равил Гарипов, ТР Агрохим-сервис үзәге җитәкчесе Әнәс Локманов, «Әнгам» ширкәте җитәкчесе Әнвәр Миңнуллин, Яшел Үзән эшмәкәре Булат Фәйзуллин, Чаллы шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов, Күгәй мәчете имам-хатибы Шамил Гыйләҗев.
Легендар көрәшче Динар Хәбул улы иң яшь иганәче Булат Шәйхнуровка үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. ТР Көрәш федерациясе җитәкчесе Равил Хәйруллин көрәшчеләргә уңыш­лар теләде һәм Татарстанда көрәшне үстерүгә өлеш керткәннәре өчен «Исток» яшьләр клубы директоры Марсель Гыйбадуллинга, Күгәй балалар спорт клубы җитәкчесе Алмаз Шәйхнуровка ТР премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды.
Ярышларда җиңү яулаган Яшел Үзән спортчылары:
Айназ Гарифуллин (24 кг) - Мулла Иле;
Фәнис Ихсанов (26 кг) - Күгәй;
Булат Шәйхнуров (32 кг) - Күгәй;
Рөстәм Шәйхелисламов (36 кг) - Яшел Үзән;
Илназ Гыйззәтуллин (48 кг) - Мулла Иле;
Даут Гайнуллин (65 кг) - Яшел үзән;
Рәмзис Заһидуллин (70 кг) - Күгәй;
Сәет Хәйруллин (29) - Яшел Үзән;
Диаз Зиннәтуллин (40 кг) - Татар Танае;
Илсаф Яруллин (45 кг) - Яшел Үзән.
Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев