Яшел Үзән - талантлар иле. Моны төрле чаралар, фестивальләр һәрдаим раслап тора.
Мин аны «Язгы моңнар-2016» фестивалендә дә күреп, сокланып, бездә дә профессиональ җырчылар яши икән, дип утырган идем. Баксаң, Осиновода яшәүче Татьяна Ефремова әле быел мәктәпне генә тәмамлый икән.
Балачактан Осиново мәдәният сараенда төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче бу кызны сәнгать җитәкчесе Резеда Александрова күреп ала һәм төрле бәйгеләрдә катнаштыра башлый. Традиция буенча «Йолдызлык» фестивалендә дә катнаша ул. Быел аның өчен аерата сөенечле ел. Призлы урын алмаса да, жюрида эшләгән Мәскәүдән килгән ГИТИС укытучылары аның үзенчәлекле тавышын ишетеп алып, үзләренә укырга чакыра. Әмма Таня данлыклы Казан консерваториясен сайлый һәм быел укырга керергә җыена. Параллель рәвештә республиканың «Бәрмәнчек» керәшен ансамблендә дә җырлый.
Татьяна Ефремова ул әле «Россия талантлары» фестиваленең җиңүчесе дә.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән бу көннәрдә ул укытучысы Резеда Александрова белән Мәскәүгә юл тота. Бирегә Таняны Җиңү бәйрәме чараларында катнашырга чакырганнар. Ул «Александровский сад» тарихи-ял паркында ветераннар өчен булачак зур концертта чыгыш ясый. Шуны да әйтергә кирәк: шушы тантаналы чарага Татьяна Ефремова Татарстаннан берүзе чакырулы.
Гүзәл Минһаҗева
Нет комментариев